Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең ярымфиналында Татарстанны ике кыз тәкъдим итәчәк
(Казан, 6 март, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең ярымфиналында ике кыз Татарстан Республикасын яклаячак. «Республикакүләм „Татар кызы“ бәйгесендә ике җиңүче — „Казан гүзәле“ һәм „Татар кызы-2021“ бәйгесенең гран-при иясе ачыкланачак. Алар икесе дә ярымфиналда катнашачак, ләкин Халыкара бәйгенең финалында бер генә кыз Татарстан исеменнән чыгыш ясаячак», — диде «Татар кызы» бәйгесе дирекциясенең башкарма директоры Гүзәлия Гыйниятуллина. Дирекциянең башкарма директоры сүзләренчә, Халыкара «Татар кызы-2021» бәйгесенең ярымфиналы август башында үтәчәк. «Бөтендөнья татар яшьләре форумы көннәрендә Халыкара „Татар кызы“ бәйгесенең ярымфиналында төрле төбәкләрдән һәм чит илләрдән 70 кыз катнашачак», — диде ул. Халыкара «Татар кызы-2021» финалына 70 кыз арасыннан 12 кыз сайланачак. Финал, коронавирус пандемиясенең чикләүләре йомшарса, Үзбәкстан Республикасының Ташкент шәһәрендә узачак.