Азнакайда хатын-кызлар арасында волейбол буенча бәйрәм уены булды
(Азнакай, 6 март, «Татар-информ», «Маяк» , Таңсылу Саниева). Азнакайда быел да, традициягә әверелгән гадәт буенча, 8 Март бәйрәме уңаеннан хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча район турниры үтте.
Ярышларны ачып, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов эштә генә түгел, спортта да сынатмаган гүзәл затларыбызга изге теләкләрен җиткерде.
Быел турнирда администрация, үзәк сырхауханә, мәгариф һәм мәдәният идарәләре, техникум, мәктәп укучылары, пенсия фонды, «Татнефть»нең машиналарны ягулык белән тәэмин итү командалары катнашты. Алар ике төркемгә бүленеп, «Чатыр Тау Арена» спорткомплексында һәм политехника техникумында уйнадылар.
Беренче төркемдә мәктәп укучыларыннан торган команда җинү яуласа, икенче һәм өченче урыннарны пенсия фонды һәм техникум кызлары алды. Мәдәният идарәсе — дүртенчедә.
Икенче төркемдә көрәш бик киеренке барды. Монда «Татнефть»нең машиналарны ягулык белән тәэмин итү челтәрләре уенчылары районның иң көчле командасы булып танылды. Администрация волейболчылары, алардан бик азга гына калышып, көмеш медальләр яуладылар. Район үзәк сырхауханәсе командасы — өченче, мәгариф идарәсе дүртенче булды.