Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгород өлкәсе губернаторы белән очрашты
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин белән очрашты. Очрашу бүген Иннополиста ректорлар белән эшлекле киңәшмә кысаларында узды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «Алар хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты», — диде Лилия Галимова.