«ЭпиВакКорона» 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә вакцина ясау өчен хупланды
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясеннән «ЭпиВакКорона» Россия вакцинасы өлкән яшьтәге гражданнарны вакцинацияләү өчен кулланыла башлаячак.
«Вектор» үзәге препаратының теркәү досьесына тиешле үзгәрешләр Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) рөхсәте белән кертелде, дип хәбәр итә РИА Новости.
«Тикшеренүләр вакцинаның иммуногенлылыгын һәм куркынычсызлыгы югары булуын күрсәтте», — дип аңлаттылар ведомствода.
18 яшьтән олырак кешеләргә әлеге препарат белән прививка ясаячаклар.
«ЭпиВакКорона» — илдә коронавирус инфекциясеннән ясалган икенче вакцина. Аны 2020 елның октябрендә теркәделәр. Препаратта тере Covid-19 инфекциясе юк һәм ул ясалма синтезлаштырылган пептид ярдәмендә иммунитет формалаштырырга булыша.