Камал театрында Венера Шакированың юбилей кичәсе була
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). 26 мартта 19.00 сәгатьтә Камал театрының Зур залында Татарстанның халык артисты Венера Шакированың юбилей кичәсе була. Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кичә программасында актрисаның иҗатташ дусларыннан котлаулар була. Аннары «Сагынырсызмы?» спектакле күрсәтеләчәк.