123ru.net
World News in Tatar
Март
2021

Рөстәм Миңнеханов: Безнең республика нык, тату, күп милләтле гаиләләре белән дан тота

0
Рөстәм Миңнеханов: Безнең республика нык, тату, күп милләтле гаиләләре белән дан тота

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә күп балалы аналарга «Ана даны» медален тапшырды. «Безнең республика нык, тату күп милләтле гаиләләре белән дан тота», — дип мөрәҗәгать итте Президент хатын-кызларга. «Гаилә ул — җылылык, мәхәббәт учагы, һәркайсыбызга терәк. Гаилә һәрвакыт җәмгыятьнең рухи сәламәтлеген, милли-мәдәни йөзен саклаучы булды», — диде Рөстәм Миңнеханов. Президент Татарстанда гаиләләргә, яшь буынны тәрбияләүгә һәрвакыт лаеклы урын бирелгәнен билгеләп узды. Ул былтыр республикада 19 мең яңа гаилә барлыкка килгәнен әйтте. «Күп балалы гаиләләр артуы сөендерә. 1 гыйнварга 40 мең 320 күп балалы гаилә исәпләнә», — дип белдерде. Балаларны мәхәббәттә, кайгыртучанлык, үзара аңлашу булган гаиләдә үстерү — һәр хатын-кыз өчен изге хезмәт», — диде Рөстәм Миңнеханов һәм гаиләләргә иминлек теләде. Барлыгы 11 хатын-кыз «Ана даны» медаленә лаек булды. Казанда яшәүче Альбина Зыятдиновага 40 яшь. Ире белән биш бала үстерәләр. «Балачактан үз өем һәм балаларым күп булыр дигән хыял бар иде, ул тормышка ашты. Аллаһ юмарт, мин шулкадәр балам булуыма чиксез бәхетле. Олы балама — 19, кечесенә 5 яшь», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә. Альбина күп балалы ананың үзен карарга вакыты калмый дигән фикер белән килешмәвен әйтте. «Ике улыбыз, өч кызым бар. Киресенчә, балалар белән бергә үсәсең, алар хакына яхшырак, матуррак буласы, балаларга карап, алга барасы килә», — диде. Гаиләләргә күрсәтелгән ярдәм өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде. Саба районы Тенеки авылыннан 34 яшьлек Илдария Гомәрова ире Ринат белән җиде бала тәрбияләп үстерә. «Дүрт малай, өч кыз. Иң олысына 14 яшь, иң кечкенәсенә 1 ай. Әле һаман да ышана алмыйм, дулкынанам. Мин үзем дә ишле гаиләдән булгач, курыкмадым, балалар бер-берсенә иптәш булыр, биш кырыена алтынчысы да сыя дия-дия, шулай җидегә җиттеләр. Исән-сау булсыннар, хәсрәтләрен күрергә язмасын», — дип сөйләде. Илдария «Юлбат» предприятиесендә сыер савучы булып эшли. «Әнигә, әтигә дә түземлек, сабырлык. Иптәшең терәк булмаса, мондый зур гаиләне алып барып булмый, күбрәк әтиләрдә өмет», — диде. Зөлфия Зиляева Бөгелмә районы Карабаш бистәсеннән. Һөнәре буенча балалар бакчасы тәрбиячесе. «Алты кызга бер малай миндә. Олысына 20 яшь була, кешесенә 5 яшь. Өч студент, өч мәктәп укучысы, төпчек улым бакчада», — диде. Аның фикеренчә, күп балалы әни көчле, кирәк вакытта йомшак та, әзрәк усал да булырга тиеш. «Кул арасына керделәр инде хәзер. Камыр да җәяләр, аш та пешерәләр», — дип уртаклашты. Актаныш районыннан Гөлнара Әмирова үзе дә алты балалы гаиләдә үскән. «Актаныш» агрофирмасында Киров совхозында терлекче булып эшли. «Алты балам булыр дип уйламаган идем кияүгә чыкканчы. Рәттән дүрт кыз булгач, бишенчесе малай булмасмы дип, малай алып кайттык. Соңгы икесе малайлар», — диде. «Авыл җирендә баланы эшсез үстереп булмый. Алар кул арасына керергә тырышалар. Бергә эшлибез. Эштә чагымда, алар өйдәге эшләрне мин кайтканчы бетергән булалар», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә. «Ана даны» медале, шулай ук, Түбән Камадан биш бала анасы Гөлнара Бәдретдиновага, Теләче районы Баландыш авылыннан биш бала анасы Алсу Гариповага, Ютазы районы Урыссу бистәсеннән биш балалы Гүзәлия Гафиятуллинага, Чирмешән районыннан алты бала анасы Татьяна Гирфановага, Әлмәттән биш балалы Эльза Исмәгыйлевага, шулай ук бишәр бала аналары Апас районыннан Гөлнур Харисовага һәм Минзәләдән Миләүшә Каюмовага тапшырылды.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин заявил, что за пожарной безопасностью смоленских лесов будут следить с воздуха


Спорт в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге об эффективности программ по формированию здорового образа жизни  


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Арина Соболенко

Соперница Арины Соболенко разрыдалась на плече белоруски


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о сохранении экологии Севастополя





Путин в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о развитии отечественного судостроения   


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко сравнил Всебелорусское народное собрание с «пустотой»




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Владимир Зеленский подтвердил ракетный удар по аэродрому в Джанкое


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Григорий Лепс

«Вспыльчивый очень»: Лоза объяснил агрессивное поведение Лепса на концерте



Москва

В Москве состоится танцевальный кубок «Вальс Победы»

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net