Россия Президенты Үзбәкстанга яңа илче билгеләде
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Чит илдәге ватандашлар белән эшләү буенча департаментның элеккеге җитәкчесе Олег Мальгиновны Үзбәкстанга Россия илчесе итеп билгеләде. Хокукый мәгълүмат рәсми порталында чыккан карарда «Олег Мальгиновны Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе итеп билгеләргә», диелә. Башка документ нигезендә, хәзерге вакытта Үзбәкстанда илче булган Владимир Тюрденев вазифасыннан азат ителә.