Краснодар татарлары гаиләдә әбиләр роленә багышланган очрашуга чакыра
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Краснодар өлкәсендәге «Булгар-К» татар оешмасы әбиләргә багышланган очрашуга чакыра.
«Гаиләдә әбиләрнең роле» темасына семинар гражданнарны рухи-әхлакый үстерүгә багышланган проект кысаларында оештырыла, дип хәбәр ителә инстаграмда «Булгар-К» сәхифәсендә.
Теләге булган һәркем 14 мартта 13.00 сәгатьтә Краснодар шәһәренең Мәскәү урамында урнашкан 59 йорттагы 3 каттагы бинага килә ала, диелә хәбәрдә.