Татарстанда кар явачак һәм 19 градуска кадәр салкын көтелә
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Шимбә көнне Татарстанда бераз кар явар һәм бозлавык хасил булыр дип көтелә.
«Аязучан-болытлы һава торышы күзәтелә. Урыны белән бераз кар явачак», — диелә республиканың Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәрендә.
Шулай ук көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба үзгәрүчән талгын җил көтелә.
Төнге сәгатьләрдә Татарстан территориясендә -9.. -14 градуска кадәр булачак, урыны белән 19 градуска кадәр салкын көтелә. Көндез термометр баганалары минус билгесе белән 5-10 градуска кадәр күтәрелә.
6 мартта республика юлларында бозлавык булуы ихтимал.