Зәки Зәйнуллинны соңгы юлга иртәгә озаталар
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Күренекле язучы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Зәки Зәйнуллин иртәгә туган ягында — Башкортстанның Стәрлебаш авылы зиратына җирләнәчәк.
«Зәки Зәйнуллинны соңгы юлга озату мәрасимендә Татарстан Язучылар берлеге исеменнән Факил Сафин катнашачак», — диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.
Зәки Зәйнуллин соңгы елларын Башкортстанның Стәрлебаш авылында яшәде.
Аның бүген вафат булуы билгеле булды. Язучыга 87 яшь иде.