Татарстанда бераз салкынайтачак
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 5 мартта, Татарстанда бераз салкынайтачак, дип хәбәр итте Татарстан Гидрометеорология үзәге. Республикада алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә. Көндез көньяк-көнчыгыш районнарда кар явачак. Төнлә аерым районнарда урыны белән буран көтелә. Җил тизлеге 15–18 м/с булуы ихтимал. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле бозлавык хасил булачак. Төнлә һава температурасы -5.-10 градус, аязганда -15 градуска кадәр булуы көтелә. Көндез һава -2.-7 градуска кадәр җылыначак.