Түбән Кама чаңгычысы Россия кубогы ярышларында беренчелекне алды
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Түбән Кама чаңгычысы Алия Иксанова Сыктывкарда узган илкүләм турнирда иң югары дәрәҗәгә иреште. Россия кубогының хатын-кызлар арасында гомуми зачеты нәтиҗәләре буенча «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ «Нефтехимик» спорт клубы вәкиле 478 очко җыеп, 1нче урынга чыкты. Алия быел Россия кубогы этапларында биш алтын медаль һәм бер бронза медаль яулады. Бу сезонда ул классик стильдә түгел, ә ирекле стильдә узышты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Моннан тыш, без Иксанованы ерак арага узышучы «дистанциончы» дип санарга күнеккән, моны аның быелгы күрсәткечләре дә дәлилли: 2021 елгы Россия кубогында 10 чакрымга узышта ул 2нче килүчене 125 очкога артта калдырды. Хәзер исә ул үзен спринтта сынап карый. Кирово-Чепецк шәһәрендә узган ярышта классик стильдәге спринтта ул 4нче килде. Моннан тыш, «Нефтехимик» спорт комплексы чаңгычысы Дөнья кубогы этапларында, Бөтенроссия ярышларында һәм Татарстан чемпионатында катнашырга өлгергән. Алда — 27 марттан 4 апрельгә кадәр Төмәндә узачак Россия чемпионаты.