Мөслим районында «Татар малае, татар кызчыгы 2021» конкурсының гала концерты булды
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Мөслим районында «Татар малае, татар кызчыгы 2021» конкурсының гала концерты узды. Сайлап алу турларында 65 бала катнашып, егермесе финалга узды. Чарага әзерлек кысаларында һәр балалар бакчасында «Кунаклы йорт-сыйлы йорт» дәресе һәм милли гореф-гадәтләрне өйрәнү буенча мастер-класслар узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Гала-концерт балаларда телне, татар халкының мәдәни кыйммәтен, милли үзаңны үстерү, татар балалары арасында сәләтле балаларны барлау, балалар бакчасы, мәктәп һәм гаилә арасындагы бәйләнешне ныгыту максатыннан оештырыла. Быел Казан шәһәрендәге йомгаклау туры 27 мартта «Сәйдәш» мәдәният сараенда үткәрү тәгаенләнде. Шул максат белән әзерлек эшләре бара.