123ru.net
World News in Tatar

Динар Шакиров Татарстан икътисад министрының яңа урынбасары булды

070
Динар Шакиров Татарстан икътисад министрының яңа урынбасары булды

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Татарстан икътисад министры урынбасары вазифасына Динар Шакиров билгеләнде. Яңа постта ул «Стратегия 2030» чараларын гамәлгә ашыру, инвестицияләр һәм инновацияләр белән шөгыльләнәчәк. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Динар Рәфыйк улын вазифага билгеләнү 24 февральдә булды. ТР Икътисад министрлыгы һәм аның җитәкчелеге алдында торган бурычлар „Стратегия 2030“ чараларында билгеләнгән һәм, җитәкчелектәге үзгәрешләргә карамастан, ул үзгәрешсез кала», - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә. Шакиров шулай ук инвестицион проектларга экспертиза ясаячак һәм инновацияләр һәм инвестицияләр өлкәсендә норматив-хокукый базаны камилләштерүне координацияләячәк. Динар Шакиров Казан милли тикшеренү технология университетын 2011 елда тәмамлаган. Шуннан соң Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Эшмәкәрлеккә ярдәм департаментында эшли. 2018 елдан башлап Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының инвестиция һәм инновация эшчәнлеге идарәсе башлыгы вазифасын башкара.

Мобильный 6
Загрузка...
Комментарии для сайта Cackle

Russian.city

Слухи, сплетни...








Новости Москвы на Moscow.media


Все города России от А до Я

123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.






Новости России