Язучылар Данил Салихов җитәкләгән идарә эшчәнлеген «канәгатьләнерлек» дип бәяләде
(Казан, 3 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Язучылар Татарстан язучылар берлеге идарәсенең 2016-2020 еллардагы эшчәнлеген «3»лелек, ягъни, «канәгатьләнерлек» дип бәяләде. Татарстан язучылар берлегенең чираттагы XIX корылтаеның икенче өлешендә әдәби жанрлар буенча чыгышлар тыңланды һәм резолюция кабул ителде. Жанрлар буенча докладлар кыскартылган форматта укылды. Ркаил Зәйдулла әдәбият үсеше турындагы сөйләшүләрне соңрак Берлек утырышларында дәвам итәргә тәкъдим итте. Язучылар Данил Салихов җитәкләгән идарә эшчәнлеген «канәгатьләнерлек» дип саный. Бүген Татарстан Язучылар берлеге үзенең чираттагы корылтаен үткәрде. Язучылар алдагы дүрт елга үзләренең яңа рәисләрен сайлап куйдылар. 122 тавыш белән Ркаил Зәйдулла сайланды.