«Татмедиа» медиамәктәбе Казахстан журналистлары өчен укулар үткәрде
(Казан, 3 март, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). «Татмедиа» медиамәктәбе Казахстан журналистлары, матбугат секретарьлары һәм медиатармагы хезмәткәрләре өчен өйрәтү тренинглары үткәрде. Чара Казахстан Мәгълүмат һәм иҗтимагый үсеш министрлыгы инициативасы белән «Медиа дамыту қоры» фонды ярдәмендә оештырылды. Өйрәтү тренингларын «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков һәм «Медиа дамыту қоры» фонды директоры урынбасары Айжан Мусинова ачты, ул журналистларны укыту фондның төп бурычы булуын билгеләп үтте. Садыйков шулай ук журналистларны укыту һәм яңа кадрлар әзерләү холдинг һәм «Татмедиа» медиамәктәбе эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе, диде. «Без үзгәрешләргә җавап бирә белергә тиеш. Әмма иң мөһиме — без өйрәнә белергә тиеш. Укыту системасы ай саен түгел, атна саен, хәтта көн саен булырга тиеш. Журналист һәм ММЧ җитәкчеләренең компетентлыгы, осталыгы белән эшләү системасы даими алып барылырга тиеш. Без көндәшләребезнең һәм башка массакүләм мәгълүмат чараларының ничек эшләвен анализларга һәм аңларга, һәм шуннан чыгып нәтиҗәләр ясарга тиеш», — диде Садыйков. Укулар төрле аудитория белән эшләү һәм яңалыклар тәртибен формалаштыру үзенчәлекләре, яңалыклар агрегаторлары белән эшләү кагыйдәләре, шулай ук социаль челтәрләрдә эшләүнең төп принциплары һәм интернетта аудитория белән үзара хезмәттәшлек методикасы темаларына багышланган иде. Тренингта «Татмедиа» медиамәктәбе директоры Александр Третьяков һәм «Татмедиа» АҖ социаль медиа директоры Алсу Исмәгыйлева чыгыш ясады. «Медиа дамыту қоры» корпоратив фонды Казахстанның әйдәп баручы дәүләт массакүләм мәгълүмат чаралары инициативасы буенча төзелгән. Аның максаты - Казахстанның әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чараларының һәм медиатармагының көндәшлеген күтәрергә ярдәм итү, медиапродуктларның сыйфатын яхшырту, эчке базарда да да, халыкара базарда да илкүләм массакүләм мәгълүмат чараларын популярлаштыру.