Татарстанда коронавирустан тагын өч хатын-кыз һәм бер ир-ат үлгән
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә республикада коронавирустан тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», — диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә. Татарстанда 1940, 1947, 1954 елларда туган хатын-кызлар һәм 1950 елда туган ир-ат ковид корбаны булган. Шулай итеп, республикада коронавирустан барлыгы 347 кеше үлгән.