Чирмешән районы мәктәпләренең җидесендә шахмат зонасы эшли
(Чирмешән, 2 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Чирмешән районда җиденче мәктәптә шахмат зонасы ачылды. Ул Республиканың гомум белем бирү учреждениеләрендә шахмат зоналары ачу буенча «Бердәм Россия» сәяси партиясенең махсус проекты кысаларында ачылды. Депутат җибәргән бүләкләрне — өстәл, бер комплект өстәл шахматы, махсус сәгать һәм танылган шахматчыларның портретларын укучыларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова тапшырды. Әлеге мәктәптә укучылар — яшь шахматчылар бу интеллектуаль уен белән башлангыч сыйныфлардан ук шөгыльләнә башлый. Бәйгеләрдә дә еш катнашалар, уңышлары да бар. Аларның гади генә шахматлары булган, әлегә кадәр шуларда уйнаганнар. Хәзер 2нче мәктәпнең икенче катындагы коридорында шахмат зонасы булдырылды. «Ай ахырына кадәр районның барлык мәктәпләрен дә шахмат зоналы итәргә ниятләп торабыз», — ди район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова. Якын көннәрдә «Шешмаойл» җитәкчелеге тагын 10 мәктәпне шахмат зоналы итәргә ышандырган.