Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын биш кеше: 1933, 1948, 1952 һәм 1980 елларда туган ир-атлар һәм 1951 елда туган хатын-кыз үлгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән»,- диделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә. Бүгенге көндә республикада Covid-19 инфекциясеннән 343 үлем очрагы теркәлгән.