Татарстанда тагын биш кеше коронавирустан үлгән
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Татарстанда тагын биш кеше Covid-19 вирусыннан үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. 1945 һәм 1958 елларда туган ике ир-ат, шулай ук 1933,1948 һәм 1949 елларда туган өч хатын-кыз үлгән. «Үлем сәбәпләре патологик-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», — диелә республика ведомствосы хәбәрендә. Пандемия вакытында коронавирустан 338 кеше үлгән.