Башкортстан хөкүмәтендә кадрлар үзгәреше булды
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Республика Хөкүмәтендә кадрлар үзгәрешен Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үткәрде. Премьер-министр урынбасары Ленара Иванова вазифадан азат ителде. Вице-премьер итеп БР сәламәтлек саклау министры Максим Забелин билгеләнде. «Башинформ» хәбәр итүенчә, Максим Забелин демография, сәламәтлек саклау, халыкка медицина ярдәмен оештыру, дәүләт гаилә һәм социаль сәясәт, хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләләрен алып барачак. Ленара Иванова гаилә, хезмәт һем халыкны социаль яклау министры вазифасында кала. Бүген республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, үз теләге белән Башкортстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Алан Марзаев вазифасыннан азат ителгән. Вазифаны башкару министрның беренче урынбасары Виктор Жульковка йөкләнгән. Шулай ук «Башинформ» хәбәр иткәнчә, элек республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәк директоры вазифасын башкарган Гөлшат Арсланова Көндәшлек сәясәте буенча республика Дәүләт комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнгән. Моңа кадәр Радий Хәбиров Башкортстанның Көндәшлек сәясәте буенча Дәүләт комитеты рәисе Денис Булатовны вазифасыннан азат итү турындагы указга кул куйган.