Коронавирустан үлем куркынычын ике тапкырга киметә торган препарат билгеле
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Холестеринны киметә торган статиннарны кабул итү коронавирус инфекциясеннән үлем куркынычын ике тапкыр киметә. Америка тикшеренүчеләре шундый нәтиҗәләргә килгән, дип хәбәр итә РИА Новости. Үз тикшеренүләрендә Колумбия университеты галимнәре коронавируслы 2626 кеше мәгълүматларын анализлаган, алар пандемиянең беренче 18 атнасында хастаханәгә салынган булган. Белгечләр алар кабул итә торган препаратларның авыру барышының авырлыгын һәм үлемгә китерү йогынтысын өйрәнгән. Эш нәтиҗәләре күрсәткәнчә, холестерин күләмен киметү өчен препаратлар кабул итүче пациентлар арасында үлүчеләр саны бер ай эчендә 14,8 процент тәшкил иткән, калганнары арасында 26,5 процент булган. «Демографик аермаларны, башка чирләрне һәм башка өстәмә факторларны исәпкә алып, күрсәткечләргә төзәтмәләр кертеп, галимнәр, статинннар хастаханә эчендәге үлем-китемне 50 процентка киметте, дигән нәтиҗәгә килгән», - диелә басмада. Әмма әлеге даруларны кабул итү ИВЛга тоташтыру яки хастаханәдә озак ятуны киметмәгән.