«Мөхәммәдия»дә Габделхак хәзрәт Каюмовны искә алдылар
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре Габделхак хәзрәт Каюмовны искә алу кичәсе үткәрде. ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, очрашуда хәзрәтнең шәкертләре, туганнары, балалары, оныклары катнашты. Быел Габделхак хәзрәт Каюмовның (1921-1999) тууына 2 март көнне 100 ел тула. Ул мөселман мәгарифе өлкәсенә зур өлеш керткән шәхесләребезнең берсе иде. Габделхак хәзрәт 1965 елда ук төркем җыеп, ислам нигезләрен өйрәтә башлый. Анда белем алучыларның күбесе танылган имамнар, дин әһелләре булып китәләр, диелгән хәбәрдә. Кукмара районы Ядегәр авылында 2006 елдан аның исеме белән авыл мәчете аталып йөртелә. Хәзрәтне искә алу чаралары туган авылында иртәгә узачак.