Ливанда Муса Җәлилгә багышланган кичә үткәргәннәр
(Казан, 1 март, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Ливанда китап укучылар клубының бишенче очрашуы татар шагыйре һәм журналист, хәрби корреспондент Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган булган. Очрашуда катнашучылар шагыйрь иҗатының башлангыч чорындагы шигырьләрен дә, соңрак язылганнарын да укыды, диелә хәбәрдә. Китап укучылар клубы 2020 елның маенда, карантин вакытында, үз фикерләре, хис-тойгылары белән уртаклашырга һәм кызыклы, якын шәхесләр белән очрашырга теләгән кешеләр өчен оештырылган. Берләшмәдә катнашучылар - укырга һәм аралашырга яратучы төрле илләрдән килгән ватандашлар. Клубның алдагы очрашулары Сергей Есенин, Иван Бунин һәм Россиядәге башка авторларның иҗатына багышлап үткәрелде.