Татарстанда янгын сүндерүчеләр янган фермадан 77 сыерны коткарган
(Казан, 1 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда янгын сүндерүчеләр һәм хезмәткәрләр ут капкан авыл фермасыннан 77 сыерны чыгарган. «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген 15.15 сәгатьтә 101нче янгын сагы чакыру номерына республиканың Апас районы Әлмәндәр авылында ферма януы турында хәбәр алынган. Беренче югары ранг буенча урынга 106нчы янгын сагы хезмәткәрләре килгән. Ул вакытта ут котельныйның түбәсен ялмап алган, бина эчендә көчле төтен булган. Янгын сүндерүчеләрне ферма хезмәткәрләре каршы алган һәм эчтә кешеләр юклыгын, әмма 77 сыер һәм бозау калганын әйткәннәр. Янгын сүндерүчеләр ферма хезмәткәрләре белән бергә хайваннарны урамга чыгарган. «Янгында яңа бозаулаган бер сыерны бозавы белән бинадан алып чыкканнар һәм күршедәге фермага китергәннәр», — дип хәбәр итте Апас янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы эчке хезмәт подполковнигы Руслан Ромачков Кичке сәгать дүртләр тирәсендә янгын сүндерелгән. Ут ферманың 20 квадрат метр мәйданлы котельныена зыян китергән. Алдан ачыкланганча, янгынның сәбәбе төтен торбасының дөрес эшләмәве яки төзек булмавы булырга мөмкин.