Азнакай гимнасты Россия күләмендәге бәйгедә өченче урын алган
(Азнакай, 28 февраль, «Татар-информ», «Маяк» , Таңсылу Саниева). Мәскәү шәһәрендә нәфис гимнастика буенча «Кыш патшабикәсе» турниры узды. Россия күләмендә узган бәйгедә Азнакай кызы Әминә Кәримова өченче урынны алды. Әлеге мәртәбәле бәйгегә илебезнең төрле почмакларыннан көчле гимнасткалар җыелган иде. Кечкенәдән нәфис гимнастика белән шөгыльләнеп, инде күп кенә уңышларга ирешкән Азнакай кызы Әминә Кәримова Россиякүләм ярышларда да сынатмады. Өлкәннәр разрядында чыгыш ясап, ул бронза медальгә ия булды. Әминә Кәримова бүгенге көндә Әлмәт шәһәре тренерлары кул астында шөгыльләнә.