Ногинск мөселман җәмгыяте саф һавада уеннар оештырган
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Ногинск шәһәренең мөселман җәмгыятенең яшь һәм өлкән кешеләре шәһәрнең Җәмигъ мәчете территориясендә саф һавада уеннар оештырды. Әлеге мавыктыргыч чарада мәчет каршында эшләүче якшәмбе мәктәбенең өлкән һәм кече төркемнәре укучылары, шулай ук күрше йортларда яшәүче балалар катнашты. Әзерләнгән программа ике эстафетадан тора иде. Беренчесендә олы кешеләргә балаларны вакытка чанада тартып йөрергә кирәк иде. Икенчесендә балалар үзләре ярышты, алар куышып уйнады, капчык киеп йөгерде.Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.