Кукмара районында «Урман чаңгы юлы – 2021» кышкы спартакиадасы булды
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Урман чаңгы юлы — 2021» кышкы спартакиадасы узды. Чараны Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының башлангыч һөнәри берлек оешмасы һәм «Лубян урман-техника көллияте» оештырды. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Быел без «Урман чаңгы юлы» кышкы спартакиадасын унберенче тапкыр уздырабыз. Бу вакыт эчендә ул Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең күркәм традициясенә, бәйрәменә, очрашу урынына әверелде», — диде Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. Шулай ук министр Кукмара муниципаль районы администрациясенә һәм Лубян урман-техника көллиятенә бәйрәмне оештыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Сергей Димитриев ярышларда катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм аларга ярышларда уңышлар теләде. Ярышлар флагын күтәрү хокукы 2020 елгы Спартакиада җиңүчеләренә — «Саба урманчылыгы» ДКУ һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ командасына насыйп булды. «Урман чаңгы юлы — 2021» кышкы спартакиадасы йомгаклары буенча, җитәкчеләр арасында беренче урынны — «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Илһам Рәхмәтуллин, икенче урынны — «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Алексей Александров, өченче урынны «Мамадыш урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Раил Сәлахов алды. Команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урында — «Саба урманчылыгы» ДКУ, икенче урында — Лубян урман-техника көллияте, өченчедә — Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы. Калган җиңүчеләр турында министрлык сайтында белергә була.