Лениногорск мөхтәсибәте «Намаз бер көн эчендә» курсларына чакыра
(Лениногорск, 27 февраль, «Татар-информ», « Заман сулышы »). Лениногорск мөхтәсибәте «Намаз бер көн эчендә» курсларын оештыра. 28 февраль көнне 12.00 сәгатьтә «Ихлас» мәчетендә «Намаз бер көн өчендә» дәресе үткәреләчәк.
Кыска вакытлы курслар намаз уку күнекмәләрен һәм Ислам нигезләрен тиз һәм нәтиҗәле рәвештә үзләштерү мөмкинлеген бирә. «1 көндә намазга өйрәнү дәресе» Ислам кануннарын үтәп яши башларга теләгән кешеләргә юнәлтелә.
Лениногорскиның мөхтәсибәте хәбәр иткәнчә, «Бер көндә намазга басу» проекты күптәннән Татарстан мөфтияте тарафыннан Казан шәһәре мәчетләрендә бик уңышлы үткәрелеп килә. Әлеге проект бик кыска арада намаз уку тәртипләрен өйрәнергә теләүчеләр өчен әзерләнгән.
«Быел бездә башлап җибәрәбез. Проект һәр айның ахырында бер тапкыр үткәреләчәк. Теләүчеләргә яшь таләпләре куелмый. Әлеге проектта катнашканнар үзләренә дин буенча иң кирәкле мәгълүматларны бик тиз һәм җиңел рәвештә туплап китә алачак», дип хәбәр итәләр мәчеттән.