Ике җиңел машина һәм бронетранспортер катнашындагы юл һәлакәтен видеога төшергәннәр
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда ике җиңел машина һәм бронетранспортер катнашындагы юл-транспорт һәлакәтен видеога төшергәннәр. Авария шаһитлары хәбәр итүенчә, кичә социаль челтәрләрдә массакүләм юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләре белән видео пәйда булды. Авария Казанда «Яшьләр үзәге» тукталышы янында килеп чыккан. Авариядә, ике җиңел машина кузовына да җитди зыян килгән. «Бронетранспортер үз полосасында ничек торган булса, шулай тора. Хәтта селкенмәгән дә», - дип шәрехли видео авторы.