Казан үзәгендә Максим Шевченко тоткарланды һәм шунда ук җибәрелде
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Санкцияләнмәгән акция вакытында Казан үзәгендә танылган Россия сәясәтчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Максим Шевченко тоткарланды.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре аны Болакта Казан Кремленә барган вакытта тоткарлаган. Документларны тикшергәннән соң, сәясәтче шунда ук җибәрелгән.
«Татар-информ» хәбәрчеләре әйтүенчә, тоткарлау корректлы формада үткәрелгән. Максим Шевченко - Владимир өлкәсе Закон чыгару җыены депутаты, элек РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, РФ Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет әгъзасы иде.