Казанда санкцияләнмәгән акциядә катнашучылар ЮХИДИ хезмәткәренә һөҗүм иткән
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда санкцияләнмәгән акциядә катнашучылар ЮХИДИ хезмәткәренә һөҗүм иткән. Шушы мизгел шаһитлар һәм журналистлар камералары объективларына эләккән.
Юл-патруль хезмәте инспекторы законсыз акциядә катнашучыларның берсен туктатырга җыена, аны кулыннан эләктерә, егет таеп егыла. Бу вакытта берничә яшь кеше йөгереп килеп, егетне кысрыклый һәм юл-патруль хезмәте инспекторына ташлана. Берничә кеше аңа торырга ирек бирми, соңыннан барысы да йөгерә, ЮХИДИ хезмәткәре зыян күрми.