Зөлфәт хәзрәт Габдуллин: Телне саклау — Коръәндә язылган бурыч
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Телне саклау бурычы Коръәндә әмер ителгән, ди «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры урынбасары, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Зөлфәт хәзрәт Габдуллин. «Телне саклау — Коръәндә әмер ителгән бурыч. Аллаһы Тәгалә: „Без сезне халык итеп, төрле телле итеп яраттык“, — диде. Шуңа күрә телне саклау иман белән, ә иман исә шушы тел белән бәйле. Безнең киләчәгебез якты, өметебез бар, Аллага шөкер», — диде ул «Татар-информ»да журналистлар белән очрашуда. Элегрәк Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковның татарлар бервакытта да юкка чыкмаячак, дигән фикерен язган идек .