Авыл хуҗалыгында җәрәхәтләнү куркынычы иң зур булган һөнәрләрне атадылар
(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Авыл хуҗалыгы өлкәсендә терлекче, механизатор һәм слесарь-ремонтчы җәрәхәтләнү куркынычы иң зур булган һөнәрләр рәтендә кала.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җәббаров билгеләп үткәнчә, узган елда җитештерүдә авыр тән җәрәхәтләре алуга бәйле сигез очрак теркәлгән, дүрт очрак үлем белән тәмамланган. Тулаем алганда, авыл хуҗалыгы берләшмәләренең хезмәтне саклау чараларына чыгымнары 230 миллион сумга якын, яки бер хезмәткәргә 4725 сум тәшкил иткән.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры докладының ахырында хуҗалык җитәкчеләре һәм инвесторларга «уңайлы һәм имин хезмәт шартлары тәэмин итәргә, шулай ук матди стимуллаштыру чараларын күрергә» кушты.
Видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.