Синоптиклар татарстанлыларны буран һәм көчле җил хакында кисәтте
(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Якшәмбе көнне Татарстан территориясендә буран чыгуы һәм көчле җил исүе көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 31 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән буран көтелә, юлларда бозлавык барлыкка киләчәк. Көндезге сәгатьләрдә көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан көчле җил исәчәк. Аның тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Моннан тыш, юлларда бозлавык хасил булачак.