Милли шура рәисе Чиләбе өлкәсендә Зәйнулла ишан Рәсүлев каберенә чәчәкләр салды
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевның Чиләбе өлкәсенә эш сәфәре Иске Татар зиратында урнашкан Зәйнулла ишан Рәсүлевның каберен карау белән тәмамланды. Доганы Данис хәзрәт Әхмәтшин укыды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте . Танылган дин эшлеклесе, мәгърифәтче, педагог Зәйнулла Хәбибулла улы Рәсүлев 1833 елның мартында Оренбург губерниясе Троицк өязенең Шәрип авылында дөньяга килә. 1851 елда Троицк шәһәренә китә һәм 2нче Җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсәгә укырга керә. 1858 елда Зәйнулла Рәсүлев Югары Урал өязенең Юлдаш авылында мәдрәсәне җитәкли.