Татарстанда коронавирустан тагын дүрт хатын-кыз үлгән
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда тагын дүрт хатын-кыз Covid-19 коронавирусы корбаны булган.
1940, 1951, 1959 һәм 1964 елларда туган хатын-кызлар ковидтан үлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән.
Республикада пандемия башланганнан бирле ковидтан 260 кеше үлгән.