Татарстан синоптиклары буран турында кисәтә
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 30 гыйнварда, Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Иртән һәм көндез республика буенча, шулай ук Казанда да буран чыгарга мөмкин. Ул вакытта күз күреме 1000 метрга кадәр кимиячәк.
Моннан тыш, көньяктан көчле җил фаразлана. Вакыты белән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.
Метеорологлар мәгълүматлары буенча, төбәк территориясендә җылы һава торышы сакланачак.