Алексей Песошин «Татэнергосбыт» Директорлар советы утырышын уздырды
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген «Татэнергосбыт» җәмгыятенең Директорлар советы утырышы көн тәртибенә берничә актуаль мәсьәлә чыгарылган иде. Утырыш Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды. Утырышта «Татэнергосбыт» җәмгыятенең 2020 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре, узган елда инвестиция программасының үтәлеше, шулай ук керемнәр һәм чыгымнар бюджетын, 2021 елга капитал кертемнәр программасын раслау мәсьәләләре каралды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татэнергосбыт» АҖ директоры Рифнур Сөләйманов үзенең докладын республика һәм ил буенча электр энергиясен куллану күрсәткечләреннән башлады. «Россиядә соңгы уньеллыкта электр энергиясе куллануның бик нык кимүе теркәлгән. 2020 елда тулаем алганда ил буенча электр энергиясенә ихтыяҗ 2,3 процентка кимегән һәм моннан дүрт ел элеккеге дәрәҗәгә якынлашкан», — диде ул. Рифнур Сөләйманов. сүзләренчә, Татарстан Республикасында электр энергиясенә ихтыяҗның кимүе 5 процент тәшкил иткән, чөнки нефть чыгаруга бәйле рәвештә аны куллану дәрәҗәсе ил буенча тулаем алганнан күбрәк. Төп сәбәпләр — нефть тармагында энергия куллануны киметкән ОПЕК+ килешүе, җылы һава торышы һәм коронавирус пандемиясенең нәтиҗәләре. 2020 ел шулай ук түләүләр җыемы буенча үзенчәлекле булды. Тышкы факторлар аркасында түләүләр дәрәҗәсе апрельдә начарланды, әмма җәйдән ул яхшыра башлады. Хәзерге вакытта электр энергиясен куллану өчен түләүләр тотрыкланды һәм ел азагына кулланучыларның бурычлары 280 млн сум тәшкил итте. «Татэнергосбыт» компаниясе бурычлары булган барлык кулланучылар белән дәгъва итү эшен алып бара. Инвестиция программасының үтәлеше мәсьәләләре буенча, шулай ук аларны 2021 елда гамәлгә ашыру планнары турында «Татэнергосбыт» АҖ директорының беренче урынбасары Марат Вәлиев чыгыш ясады. Утырыш ахырында Директорлар советы керем һәм чыгымнар бюджетын, шулай ук «Татэнергосбыт» АҖнең 2021 елга исәпләнгән капитал кертемнәр программасын раслады.