Мөхәммәд пәйгамбәргә багышланган китапны башка төбәкләргә дә тапшырырга уйлыйлар
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Мөхәммәд пәйгамбәргә багышланган «Аллаһның сөекле рәсүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм» дип аталган китапның икенче томын Россиянең башка төбәкләренә тапшыру турында уйлыйлар.
«Китапны чыгаруда Мәскәү, Пенза өлкәсеннән ярдәм иттеләр. Аларга рәхмәт йөзеннән басмаларны җибәрдек инде», — диде китапның авторы, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Габдерәүф хәзрәт Зәбиров «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.
«Башка төбәкләрдә яшәгән милләттәшләребез, дин кардәшләребезгә дә китапны җибәрү турында Бөтендөнья татар конгрессы белән сөйләшүләр бара», — дип сөйләде Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы әгъзасы, тарихчы Дамир Исхаков.
Элегрәк «Татар-информ» Казанда Мөхәммәд пәйгамбәргә багышланган китап тәкъдим итүләре турында язган иде .