«Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбургтан җиңү белән кайта
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбургта «Автомобилист» командасына каршы уенда җиңде. Матч 1:3 исәбенә төгәлләнде.
Беренче периодта голлар булмады.
Икенче периодның икенче минутында исәп ачылды. «Ак Барс» сакчысы Альберт Яруллинның көчле бәрүеннән соң алка, көндәш команда уенчысына тиеп, Екатеринбург командасы капкасына керде (0:1). Беренче голдан соң берничә секунд үтүгә, Дмитрий Воронков «Автомобилист» капкасына икенче алканы кертте (0:2). Периодның соңгы минутында Степан Хрипунов командасының артка калышуын киметте (1:2).
Өченче периодның унынчы минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Найджел Доус гол кертте (1:3).
Командалар составы:
«Автомобилист»
Коварж (Гросс);
Белоусов — Дацюк — Макеев, Трямкин — Мамкин;
Хрипунов — Холланд — Мэйсек, Геноуэй — Зборовский;
Бочаров — Литовченко — Голышев, Арзамасцев — Хольцер;
Обидин — Протапович — Шалагин (Мыльников), Зайцев.
«Ак Барс»
Рейдеборн (Билалов);
Доус — Бурмистров — Тихонов, Викстранд — Мёрфи;
Сафонов — Галимов — Воронков, Педан — Юдин;
Песонен — Кормье — Петров, Яруллин — Журавлёв;
Лукоянов — Глухов — Фисенко (Дыняк), Лямкин.
Киләсе уенны «Ак Барс» Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» — «Куньлунь Ред Стар» матчы 30 гыйнвар көнне 17:00 сәгатьтә башлана.