Татарстанда омбудсменга бер ел эчендә мөрәҗәгатьләр саны меңнән арткан
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда узган ел омбудсменга килгән мөрәҗәгатьләр саны, 2019 ел белән чагыштырганда, 1146га арткан. «Узган ел республика халкы кеше хокуклары буенча вәкилгә үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча 5859 тапкыр мөрәҗәгать итте, бу 2019 ел белән чагыштырганда күбрәк. Гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозу фактлары турында мәгълүмат телдән һәм язма мөрәҗәгать рәвешендә 3996 [тапкыр], шулай ук 1863 мөрәҗәгать ГЛОНАСС+112 системасы аша килде», - дип сөйләде докладчы. Сабурская вәкаләтле вәкил тарафыннан ГЛОНАСС аша кабул ителгән хәбәрләр санының 2,5 тапкырга диярлек артканлыгын — 2019 елда 541 булганлыгын искәртте. Бу системага килгән мөрәҗәгатьләрнең зур өлеше (669) яңа коронавирус таралу сәбәпле, ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә кагылышлы булган. «Халык контроле» системасына узган ел 76 455 гариза килгән, шуларның 78 проценты инде хәл ителгән. Covid-19 категориясенә 630 мөрәҗәгать җибәрелгән. Алар чикләү чараларын үтәү, волонтерлар ярдәме күрсәтү, күпфатирлы йортларда дезинфекция, саклану чаралары булмау турында булган. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяның сайлау участокларының инвалидлар керә алырлык булуын тикшерергә тәкъдим иткәнлеген хәбәр иткән иде.