Актанышта Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачтылар
(Актаныш, 27 гыйнвар, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Актанышта Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат бинасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы узды. Әлеге чарада якташларз, язучылар Ленар Шәех, Эльмира Җәлилова, Айгөл Әхмәтгалиева һәм Лилия Гыйбадуллина катнашты. Бу турыда «Актаныш-информ» хәбәр итә. Кунакларны төрле милләт киемнәреннән киенгән балалар каршы алды. Һәр сыйныф укучысы мәктәп формасында татар орнаменты булуы белән аерылып торды. Гимназистлар бәйрәмне җыр-биюләр белән башлап җибәрде, килгән кунаклар үзләренең теләкләрен җиткерде. Ә бәйрәм ахырында кунаклар һәм гимназия укучылары татарның гимнына әверелгән «Туган тел»не җырладылар.