Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын биш үлем очрагы расланган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Республикада 1934 елда һәм 1947 елда туган хатын-кызлар, 1951, 1955 һәм 1958 елда туган ир-атлар үлгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», — диелгән хәбәрдә. Бүгенгә республикада коронавирустан 252 үлем очрагы теркәлгән.