123ru.net
World News in Tatar

Башкортстанда җырчы Вәсилә Фәттахованы искә алалар

012
Башкортстанда җырчы Вәсилә Фәттахованы искә алалар

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Биш ел элек 26 гыйнвар көнне Уфада җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахова 37 яшендә фаҗигале төстә вафат булды. « Башинформ » хәбәр итүенчә, җырчының ире Илгиз Абдрәкыйпов социаль челтәрләрдәге битендә Вәсилә белән улы фотосурәтен урнаштырган һәм: «Әнисез 5 ел… (31.12.1979 — 26.01.2016)», дип язып куйган. Вәсилә Фәттахова үлгәннән соң аның хезмәттәшләре — артистлар истәлекле чаралар, концертлар, флешмоблар үткәрде. «Җырчының иҗатын яратучылар социаль челтәрләрдә истәлек сәхифәләре алып бара, анда аның җырлары, клиплары, аңа багышланган шигырьләр урнаштырыла. Композитор Урал Рәшитов „Туган як“ җырының яңа версиясен иҗат итә. Язучы һәм журналист Хәнис Хаҗимов вакытсыз вафат булган җырчы истәлегенә китап бастырган», диелгән хәбәрдә.                         «Кеше китә, җыры кала», диләр. Вәсилә Фәттахова беркая да китмәгән кебек. Аның «Туган як» һәм башка җырлары Уфада да, Казанда да телевидение һәм радио эфирында яңгырый, клиплар күрсәтелә. Биш ел үтте, ә җырлар яши, Вәсилә яши», — диде Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов «Башинформ» хәбәрчесенә. Вәсилә Фәттахова Уфада Көньяк зиратның «Дан аллеясы»нда җирләнгән. 2017 елның сентябрендә аның каберендә һәйкәл куелды.

Мобильный 6
Загрузка...
Комментарии для сайта Cackle

Russian.city

Слухи, сплетни...








Новости Москвы на Moscow.media


Все города России от А до Я

123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.






Новости России