Синоптиклар Татарстанда томан һәм көчле җил көтелүе турында кисәтә
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә томан һәм көчле җил көтелә. 27 нче гыйнварда төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә томан көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Шулай ук «Татарстан Республикасы территориясендә һәм урыны белән Казанда <...> иртән һәм көндез көньяктан исәчәк җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Моннан тыш, татарстанлыларны юлларда бозлавык барлыкка килүе турында кисәттеләр.