Тимергали хәзрәт Юлдашев ярымай тагу турында үз фикерен әйтте
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның «Саләх» мәчете имам хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев мөселманнарның ярымай тагып йөрүе турында үз фикерен әйтте.
«Ярымай тагу төрекләрдән килгән. Шәригатьтә ярымай тагарга кирәк, дигән әйбер юк. Ислам динен кабул иткән кеше „Лә иләһә иллә алла, мухаммадур-расулуллаһ“ сүзләре белән мөселман була. Мөселман хатын-кыз яулыктан, ир-ат түбәтәйдән булырга тиеш. Төп атрибутика шушы. Тагын нәрсәдер тагып йөрү мөһим түгел», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән интервьюда .
Элегрәк «Татар-информ» Тимергали хәзрәт Юлдашевның хәрәм ризыкны хәләл дип ашаткан кеше берьюлы өч гөнаһ эшли, дигән фикере турында язган иде .