Тимергали хәзрәт Юлдашев: Мөселманнарның өендә Коръән аятьләре эленеп торырга тиеш
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Һәр мөселман кешесенең йортында Коръән аятьләре эленеп торырга тиеш, дип саный Казанның «Саләх» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев.
«Коръән аятьләренең иң хәерлесе, иң бөеге — Аятел-Көрси. Ул төрле шайтаннардан, зарарлардан киртә булып тора. Әлбәттә, безне Аллаһы Тәгалә саклый, әмма бу сәбәпче булып тора. Мөселманның өендә Коръән аятьләре эленеп торырга тиеш», — дип сөйләде ул «Татар-информ»га биргән интервьюда .
Тимергали хәзрәт әйтүенчә, догаларның чиста урында булуы мөһим.
«Догаларны мунча, бәдрәф кебек җирләргә куярга ярамый. Алар чиста, пөхтә бүлмәдә булырга тиеш», — диде «Саләх» мәчете имам-хатыйбы.