123ru.net
World News in Tatar

1 февральдән социаль түләүләр артачак

011

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 февральдән Россиядә ташламалы категориягә керүчеләргә барлык түләүләр, пособие һәм компенсация арта. Быелгы февральдә шулай ук үзгәрешләр автомобиль хуҗаларын да көтә. Бу үз машинасының конструкциясен үзгәртергә теләүчеләргә дә, йөк ташу белән шөгыльләнүчеләргә дә кагыла. Хезмәт министрлыгы аларны быел 4,9 процентка индексацияләргә тәкъдим итте. Росстат мәгълүматлары буенча, 2020 елда бәяләр нәкъ менә шуның кадәр арткан. Социаль түләүләр күләме ел саен февральдән арта, чөнки узган елгы инфляция дәрәҗәсенә бәйле, ә Росстат аны гыйнварның беренче яртысында тулысынча саный. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә. Айлык акчалата түләү индексацияләнә, аны Россиядә федераль ташлама алу хокукына ия 15 миллионга якын кеше ала. Мондый кешеләргә инвалидлар, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, радиация йогынтысына дучар булган затлар, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, шулай ук Социалистик Хезмәт Геройлары һәм ташлама алучыларның кайбер башка категорияләре керә. Социаль хезмәтләр җыелмасы да индексацияләнә. Закон буенча ул табигый яки акчалата бирелергә мөмкин. 2020 елның 1 февраленнән социаль хезмәтләр җыелмасының тулы акчалата эквиваленты бәясе аена 1155 сум тәшкил итә. Аңа дару, шифаханә-курорт  һәм юл йөрү хезмәтләре керә.

Мобильный 6
Загрузка...
Комментарии для сайта Cackle

Russian.city

Слухи, сплетни...








Новости Москвы на Moscow.media


Все города России от А до Я

123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.






Новости России