123ru.net
World News in Tatar
Январь
2021

Җырлый-җырлый теш дәвалый - «Идел»

0

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», «Идел» ). Җырлый-җырлый теш дәвалаучы табиб күргәнегез бармы? «Идел» редакциясенә шундый егетне чакырдык бит әле. Интернет киңлекләрендә үзен «Җырлаучы стоматолог» буларак танытучы Илшат Мөхәммәтҗанов Чаллыдан Казанга күченде. Кыскасы, Казанны ул җырлый-җырлый яуларга җыена.

Казанны яулау

Түбән Кама егете Илшат Мөхәммәтҗанов бала чагыннан ук табиб булырга теләгән. Ижау дәүләт медицина академиясе, Самара дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Хыялы — үзенең теш дәвалау клиникасын булдыру.

«Ә ни өчен җырлаучы табиб?» — диярсез. Илшат дүрт-биш яшеннән үк җырлый. Әлеге сәләте аны мәктәп, студент елларында да озата бара. Кулына диплом алып, һөнәрле булгач та, мавыгуы көчәя генә төшә. Татарның бик күп популяр җырларын башкара, инстаграм челтәрендә профессиональ җырчылар белән дә аралаша. Төрледән-төрле конкурсларда катнашып килә. Әле күптән түгел генә «Безнең заман» эшләүче яшьләр конкурсында катнашып, призлы урын да яулады.

Заманында егетнең җырчы юлын сайларга да нияте булган, әмма медицина өлкәсе кызыклырак һәм нәтиҗәлерәк, дигән фикергә килгән. Шулай да, табиб сәхнә тормышы бүген дә ымсындырганын яшерми. Кем белә, бәлки ул киләчәктә эстрада сәхнәсендә якты йолдыз булып кабынып та китәр әле? Замана яшьләре җир җимертеп яшәргә гадәтләнгән бит. Илшат та тормышның һәр мизгеленнән ямь табып гомер кичерә.

— 2018 елда укуымны төгәлләгәч, Чаллы шәһәренә күчендем. Анда беркемем дә юк, үзем пациентлар табып, эшли башладым. Ә замана кешесенә үзеңне башкаларга танытуның юллары әллә никадәр, социаль челтәрләрдә яхшы гына реклама ясарга мөмкин. Ләкин инстаграмда минем кебек танылырга теләгән теш табиблары да аз түгел. Кешеләрне ни белән кызыксындырып булыр икән, дип дус кыз белән уйлана калдык… «Җырлый да беләсең, теш тә дәвалыйсың, „җырлый торган теш табибы“ ( https://www. instagram.com/dr_ilshat/ ) буларак теркәлергә кирәк!» Шундый уртак карарга килдек, — ди блогер егет.

Илшатның инстаграм битендә ун мең ярымнан артык язылучы бар. Чаллыда тәҗрибә туплагач, үзен Казанда да сынап карарга хәл кыла. Быел җәен кушылган пар — Илшат белән Рамилә уртак тормышларын Казанда корып җибәрә.

— Казан — тарихи шәһәр, матур кала. Әле мин биредә икенче аемны гына эшлим. Беренче мәлләрдә биредә җиңел, дип әйтмәс идем. Хәзерге вакытта пациентлар булдыру чоры бара. Табибны бит кемнеңдер тәкъдиме буенча да сайлыйлар. Һәркем үз күңеленә туры килгәненә өстенлек бирә. Казан халкында ышаныч тудырырга кирәк. Башкалада беренче адымнарым гына әле, — ди егет.

Табиблар эткә охшаган

Теш табибы Илшат стомоталогия өлкәсендәге яңа технологияләр белән даими танышып бара. Төрле фәнни конференцияләргә, лекцияләргә йөри. Гомумән, табиблар гел үсештә булырга һәм белемен даими үстереп торырга тиешлеген анык аңлый ул. Һәр файдалы мәгълүматны кулланырга тырыша, чөнки табиб турыдан-туры кешеләр белән эшли. Шунлыктан, һәр яклап эрудицияле булуың сорала.

«Табибларны эткә охшатам, — ди Илшат. — Алар да, нәкъ эт кебек, кешеләргә тугры һөнәр ияләре. Һөнәр сайлаганда ук, хезмәтебезнең катлаулы икәнен белдек. Табибка иң кирәкле сыйфатлар –югары профессиональлек һәм кешеләрне ярату. Ярдәм сорап килгән һәркемне үз туганың кебек якын күрергә тиешсең. Пациентыңа тугры була белүең сорала».

Илшат белән аралашкан кешеләр аның фәлсәфи фикерләвенә, һәрвакыт елмаеп торуына игътибар итә торганнардыр. Һәрнәрсәгә үз фикере булган төпле егет гаилә тормышына да бик җитди карый. «Хатын ир кешенең иң якын дусты булырга тиеш.

Рамилә — минем якын дустым да, терәгем, хатыным да. Тормышта бер команда булып яшәү кызыграк та, дөресрәк тә. Бер-беребезне тулыландырып торабыз».

Үз телебездә җайлырак

Иң сокландырганы — Илшатның саф татар телендә сөйләшүе, ана телен яхшы белүе. Бу да аның эшендә бер файда булып тора икән әле. Олы яшьтәге татар абый-апаларына, русчага караганда, үз телебездә аралашу җайлырак бит. Татарча аралаша торган табиб янына килгәч, аларның телләре хәйран ачыла, шикләнү, курку хисләре дә кими төшә.

«Гаиләдә әти-әни һәрвакыт татарча гына сөйләшә. Ә үскәндә җәй айларын әби-бабайда уздыра идем. Авылда инде гел татар мохиты, теләсәң дә, русчага күчеп булмый, чөнки әби-бабайлар мине аңламый иде. Әтием Рәмзил Балык Бистәсеннән, әнием Халисә Аксубай районыннан. Башлангыч сыйныфларда татар гимназиясендә белем алдым. Гимназиядән мәктәпкә күчкәч тә, татар теле дәресләренә зур игътибар бирелде, укытучыларыбыз да телне өйрәтүгә гаять җаваплы карадылар», — ди җырларга яратучы табиб.

Тулырак: http://idel-tat.ru/news/vremya-tt/yrlyy-yrlyy-tesh-dvalyy






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин: В Котловке будет реализован проект комплексного развития территории


Спорт в России и мире
Москва

На окружном полуфинале конкурса «Это у нас семейное» Калмыкию представляют четыре семьи


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Арина Соболенко

Соперница Арины Соболенко разрыдалась на плече белоруски


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

АО «Транснефть – Дружба» подвело итоги деятельности в сфере экологической безопасности





Путин в России и мире
Москва

Кремль: в Москве 22 апреля состоится встреча Путина с Алиевым


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко сравнил Всебелорусское народное собрание с «пустотой»




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Владимир Зеленский подтвердил ракетный удар по аэродрому в Джанкое


Навальный в России и мире
Москва

В Москве арестован на пять суток историк-публицист Сергеев за пост памяти Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Владимир Спиваков

«Без сострадания нет большого художника»: музыканты Спивакова дают благотворительные концерты в Оренбурге



Москва

Задержанного за убийство москвича доставили в отдел МВД в станице Казанская

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net